Мәшгульлек үзәге филиалында вакансияләр ярминкәсе 20 нче апрельдә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 20 нче апрельдә Казанның Яңа Савин районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак, алар оешмаларындагы буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре казанлыларга хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов проспекты, 41. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)560-82-99. Чарада битлек режимын саклау таләп ителә, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.