В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Социаль челтәрләрдә туры эфир барышында яңгыраган сорауларга Татарстанның баш онкологы Эдуард Ногманов җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 7-нче июль көнне Instagram социаль челтәрендә онкологик авырулар вакытында коронавирустан вакцинацияләүгә багышланган туры эфир узачак. Халык сорауларына Татарстанның баш онкологы Эдуард Ногманов җавап бирәчәк.
Туры эфир вакытында республика һәм аның башкаласында яшәүчеләр онкология белән авыручы пациентлар өчен коронавирусның куркыныч булуы, ремиссиядән соң вакцинация сроклары турында белә алачак. Әңгәмәнең модераторы буларак Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак.
Трансляция ТР COVID-19 таралуга каршы тору буенча оператив штабы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры аккаунтларында 16:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.