Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрлеләр дә эшкә урнашуда ярдәм алачак.
Фото: Денис Гордийко
Килүчеләргә буш эш урыннары һәм район предприятиеләрендәге вакантлы вазифалар турында сөйләячәкләр һәм эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтәчәкләр. Теләүчеләр кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнарга һәм дәүләт гарантияләренә кагылышлы сораулар бирә алачак.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе Гагарин урамы, 46 адресы буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-30-67 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.