Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 22 нче сентябрьдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). 22 нче сентябрьдә Казанның Авиатөзелеш районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә, шулай ук хезмәт законнары һәм дәүләт гарантияләре буенча кызыксындырган сорауларын бирә ала.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10:00 дән 12:30 гә кадәр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Копылов ур., 2а адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)570-97-10 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 21 нче сентябрьдә шәһәрнең Вахитов һәм Яңа Савин районнарында да вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак.