Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2023, 22:09

Казанның Адмиралтейство урамындагы 13/30 номерлы авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә маневрлы фондка күчәргә тәкъдим итәләр

Максатчан федераль программаның киләсе этабы кабул ителгәннән соң, 62 торак урынны тулысынча күчерү мөмкин булачак.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). Казанда Адмиралтейсство урамы буенча 2018 елда авария хәлендә дип танылган 13/30 номерлы йортны күчерү максатчан федераль программаның киләсе этабын кабул иткәндә мөмкин булачак. Бу вакытка кадәр өйдә яшәүчеләр маневр фондыннан вакытлыча файдалана ала. Барлыгы 62 торак бина күчерелергә тиеш. Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсендә килеп туган вәзгыять турында аңлатма бирелде.

Адмиралтейство урамындагы 13/30 номерлы йорт 1933 елда төзелгән. 2003 елда Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча ул «Казан вертолет заводы» ААҖ тарафыннан шәһәргә тапшырылды. Ул вакытта йортка инде 70 ел иде. 2017 елда аны тарихи яктан кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объект дип таныйлар.

2008 елда капремонт кысаларында йорт эчендәге электр белән тәэмин итү системасын 580 мең сумга алыштырганнар (шуларның 5% ы – 29 мең сумы –финанслашкан).

2006 елдан 2018 елга кадәр йортта агымдагы ремонт буенча гомуми суммасы 764,9 мең сумлык төрле эшләр башкарылды, шул исәптән салкын су белән тәэмин итү системасын тутыру эшләнде, йорт эчендәге инженерлык челтәрләренә техник хезмәт күрсәтелде. Ләкин, йортның торышы шундый иде ки, ремонт хәлне кискен үзгәртә алмады. 2018 елның июлендә йортка авария статусы бирелде.

Яшәүчеләр өчен хәйриячеләр хисабына 2021 елда гомуми файдаланудагы урыннарда өч санитар төен – икенче катта бер санузел (бер бәдрәф һәм бер раковина) һәм дүртенче катта ике санузел (4 бәдрәф һәм 4 юыну урыны) төзелде. Анда электр чыбыклары алыштырылды, бүлекчәләргә, түшәмнәргә, су белән тәэмин итүгә ремонт ясалды, бизәкләү эшләре башкарылды, ишекләр һәм сантехника алыштырылды (фотоны карагыз). Өченче катта яшәүче берничә кеше санузелдан баш тартты, бу уңайлыклар аларны күчерү эшен кичектерер дип куркалар.

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне муниципалитетларга күчерү 2012 елдан гамәлдә булган максатчан федераль программа белән билгеләнә торган чиратта алып барыла. Бүгенге көнгә Казанда этаплап 2017 елга кадәр әлеге статусны алган 160 авария хәлендәге йорт күчерелгән. Программаның соңгы этабы Казанда 2022 елда вакытыннан алда гамәлгә ашырылды. 1443 кеше төзекләндерелгән торак алды. Белешмә өчен: 2005 елга кадәр Казанда тузган торакны бетерү республика программасы кысаларында тузган йортларда яшәүче 33 мең кеше күчерелгән.

Адмиралтейство урамындагы 13/30 номерлы йортны күчерү 2019-2023 елларга исәпләнгән «авария хәлендәгеләрне» күчерү буенча гамәлдәге программа этабы тәмамланганнан соң гына мөмкин. Әлеге программа кысаларында 2012 елдан 2017 елның 1 нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар күчерелә. Казанда андыйлар саны – 51. Әмма Татарстан башкаласында 2017 елдан соң авария хәлендә булган һәм күчерүгә мохтаҗ булган 91 йорт кала. Кызганычка каршы, бу йортларны күчерү өчен финанслау чыганаклары әлегә билгеле түгел. Без федераль программаның дәвам итүенә өметләнәбез.

Адмиралтейство урамындагы йортта 62 торак бина күчерелергә тиеш, шуларның 43 е – хосусый, 19 ы – муниципаль милектә. 2021 елда йортта яшәүчеләргә маневр фондына күченергә тәкъдим ителде. Мондый торак бирү тәртибен аңлатучы хатлар яшәүчеләргә 2021 елда җибәрелде, ә аннары берничә тапкыр әлеге карар шәхси очрашуларда тәкъдим ителде. Ләкин алар бу вакытлы чарадан баш тарттылар, аларга чираттан тыш торак бирүне таләп иттеләр. Шуны ассызыклыйсыбыз килә, закон нигезендә, муниципалитет күчерүгә дәгъва кылучы һәм йортны авария хәлендә дип тану сроклары нигезендә өстенлекле хокукка ия булган башка кешеләрнең хокукларын кысрыкларга хокуклы түгел.

Якын көннәрдә Торак сәясәте идарәсе һәм район администрациясе хезмәткәрләре янә халык белән очрашачак һәм авария хәлендәге торактан күчерү программасының киләсе этабына кадәр маневр фондына күчәргә тәкъдим итәчәк.

Барлык яңалыклар