Сату турында белдерүне зыян күрүче интернетта тапкан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Казанлы токымлы эт баласы сатып алганда мошенникларның хәйләсенә эләгә. Матди зыян 5,5 мең сум тәшкил итә.
21 нче майда полициягә бер егет мөрәҗәгать итә. Ул корги токымлы көчек сату турында белдерү тапканын һәм сатучы белән элемтәгә кергәнен сөйли. Мошенниклар зыян күрүчегә түләү өчен сылтама җибәрәләр – ир-ат банк реквизитлары буенча акча күчерә. Сатучы белән кабат элемтәгә керә алмый, шуннан соң полициягә мөрәҗәгать итә.
Юдино полиция бүлеге РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.
Интернет-мәйданчыклардан товарлар сатып алганда да, мошенниклар белән очрашырга мөмкин, бигрәк тә түбән бәяләр һәм ташламалар эзләгән вакытта. Мошенниклар сатып алучыдан товар килеп җиткәнче яки аны җибәргәнче үк алдан түләүне сорый ала. Шуннан соң алар элемтәгә керүдән туктыйлар, яисә буш яки башка товар салынган посылкалар җибәрәләр. Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, халыкка товарларны бары тик тикшерелгән интернет-мәйданчыкларда, башта бәяләмәләрне укып, сатып алырга киңәш ителә.