В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кирәк булса хатын-кызларны маммографик тикшерүгә яки УЗИга җибәрәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). «Черек күл» паркында 25 нче июньдә «Казан күкрәк рагына каршы» акциясе узачак. Программада табибларга күренү, иртәнге разминка һәм TIMERMANнан йөгереш, лекцияләр, җанлы музыка һәм Маша Doratti чыгышы, шулай ук спа-корнер эше каралган.
Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Шул вакыттан 16:00 сәгатькә кадәр парк амфитеатрында онколог-маммологлар хатын-кызларны тикшерәчәк. Кирәк булса, хатын-кызларны маммографик тикшерүгә яки күкрәк бизләре УЗИена җибәрәчәкләр.
Шулай ук акциядә катнашучыларга бушлай диспансерлаштыру турында сөйләячәкләр, авыру белән очрашкан хатын-кызларның фотолары һәм аларның тарихлары белән хәйрия проектын күрсәтәчәкләр. Теләге булган һәркем открыткаларга җылы теләктәшлек сүзләре яза алачак, аларны оештыручылар соңыннан ярдәмгә мохтаҗ булган хатын-кызларга тапшырачак.
Чарада лекторий эшләячәк. Анда М.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры табиблары чыгыш ясаячак. Лекцияләр расписаниесе:
11:15 – «Зарядка күкрәк яман шешен җиңәргә ничек ярдәм итә»;
12: 00 – «Күкрәк яман шешенең куркыныч факторлары»;
13:00 – «Хатын-кыз сәламәтлеге. Кеше папилломасы вирусына каршы вакцинация»;
13:30 – «Нәселдән килгән рак. Котылгысызлыкны булдырмау»;
14:00 – «Онкология авыруларын профилактикалау ысулы буларак рациональ туклану»;
14:30 – «Борчу һәм аның мөмкинлекләре».
Акция хатын-кызларга күкрәк яман шешен профилактикалау өчен ел саен тикшерүләр узу кирәклеген искәртү өчен үткәрелә, дип хәбәр итә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.