В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында Светлана Кириллова Совет районының 159 нчы номерлы лицеенда пешекче булып эшли.
Фото: Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). Казаннан Светлана Кириллова «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе – 2022» бөтенроссия конкурсының көмеш призеры булды. ТР башкаласында ул Совет районының 159 нчы номерлы лицеенда пешекче булып эшли.
Конкурста Светлана Кириллова, башка шәһәрләрдәге коллегалары белән бергә, WorldSkills таләпләре нигезендә мәктәп менюсы ризыкларын әзерләде. Конкурс нәтиҗәләрен ресторан бизнесы белгечләре бәяләде.
Казан пешекчесенең призлы урыны – тырышып эшләү нәтиҗәсе. Светлана Кириллова конкурска Казан сәүдә-икътисад техникумының технология бүлеге мөдире Анна Злыгостева һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының әйдәп баручы белгече Анна Апресян җитәкчелегендә әзерләнде.
Моннан тыш, 159 нчы номерлы лицей командасы «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022» бөтенроссия конкурсында катнаша. Финал Уфада 21-22 нче ноябрьдә узды. Сынау нәтиҗәләре буенча Казан белгечләре 24 нче ноябрьдә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узачак суперфиналга узды. 159 нчы номерлы лицей «Миллионлы шәһәрнең иң яхшы мәктәп ашханәсе» номинациясендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты матбугат хезмәте.