Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.07.2024, 12:15

Казанда яшәүче хатын-кыз 6 млн сум кредит алып, акчаларын мошенникларга биргән

«Ямашев» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 6 млн сумга якын акчасын югалта.

30 яшьлек зыян күрүченең сөйләве буенча, аңа хатын-кыз шалтыраткан һәм үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштырган. Ул телефон номерын блоклау мөмкинлеген булдырмас өчен абонент хезмәте килешүенең вакытын озайтырга кирәклеген белдергән. Шуннан соң җинаятьче хәбәрдә киләчәк кодны әйтеп бирүне сораган.

Хатын-кыз аның телефонына кәрәзле команиядән түгел, ә дәүләт хезмәтләре порталыннан хәбәр килүенә игътибар иткән, әмма ул барыбер таныш булмаган кешегә кодны әйтеп биргән. Нәтиҗәдә, ул алдалаучыга шәхси мәгълүматка керергә рөхсәт биргән.

Икенче очрак буенча, Казанда яшәүче хатын-кызга үзен иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан һәм әңгәмә кушымталарының берсендә аралашуны дәвам итәргә тәкъдим иткән. Ул хәбәр иткәнчә, мошенниклар аның барлык кредит йөкләмәләрен бер яңа кредит итеп рәсмиләштерергә тырышкан. Хатын-кыз, ышанып, кабат үзенә яңа кредит рәсмиләштерә һәм банкомат аша җинаятьчеләр хисабына 6 млн сумга якын акча күчерә. Шуннан соң ир-ат элемтәгә керми һәм хатларны бетерә.

Мошенниклар корбаны булганын аңлагач, зыян күрүче полиция хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. «Ямашев» полиция бүлегендә РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар