Криптоянчыкны тулыландыру сылтавы белән ул җинаятьчеләргә 1,3 млн сум тирәсе акча күчергән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанда дистанцион мошенниклык турында чираттагы җинаять эше тикшерелә. Хатын-кыз 26-нчы ноябрь көнне «Горки» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән, ялган брокерлар аннан гомумән алганда 1,3 млн сум тирәсе акча алган.
Банкларның берсеннән инвестицияләр турындагы рекламаны ул социаль челтәрләрдә әле сентябрь аенда үк күргән һәм сайтта гариза калдырган. Аңа үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, ниндидер Марк Матвеев шалтыраткан. Аның сүзләренә караганда, оешма шулай ук биржа сәүдәсе белән шөгыльләнә, физик һәм юридик затлар белән хезмәттәшлек итә. Аннары сөйләшүләрне башка менеджер Василий Петров дәвам иткән, өстәвенә зыян күрүче аның белән видеочат аша аралашкан. Аның күрсәтмәсе буенча хатын-кыз үзенең мобиль телефонына биржада сәүдә өчен берничә кушымта урнаштырган.
Аннары ул әңгәмәне үзен Дмитрий Игоревич Сколов дип таныштырган ир-ат белән дәвам иткән. Ул гражданнар белән килешүдән чыгарылган акчаның 20%-ы хисабына эшләвен аңлаткан. Хатын-кызның инвестицияләр өчен акчасы күп булмаганлыктан, ялган брокер аңа кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иткән һәм барлык акчалар да кире табышка керәчәк, дип вәгъдә иткән. Хатын-кыз ышанган, өч банкта 1 млн сумнан артык суммага займнар рәсмиләштергән һәм криптоянчык аша бу акчаларны биржада ачылган шәхси кабинетка күчергән. Берничә көннән ул биржада техник эшләр үткәрелүе турында хәбәр ала, һәм брокер күрсәтмәсе буенча үз акчаларын башка сәүдә мәйданчыгына күчерә. Аннары ул акча чыгару өчен төрле суммаларга үзенең акча янчыгын тулыландыра, тик вакыт узгач аккаунт блоклана.
Хокук саклау органнары тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә. Зыян күрүчегә шалтыратулар Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөекбритания һәм Швейцариядә теркәлгән телефон номерларыннан килгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Бу дистанцион алдалауның бердәнбер очрагы түгел. Көн саен диярлек хокук саклау органнары инвестицияләргә, үзләренең банк счетларын саклап калу, янәсе бәлагә эләккән туганнарына ярдәм итү максатлары белән кредит алган казанлылар турында хәбәр итә. Ничек аферистлар корбаны булмый калу турында җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә сөйләделәр.