Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Пермьда яшәүче 31 яшьлек шикләнелүчене тоткарлаган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Казанда яшәүче хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә Instagramда кәрәзле телефон сатылу турында игълан табуы һәм аны сатып алырга карар кылуы турында сөйләгән. Сатучы килешүгә ризалашкан һәм үзе әйтеп яздырган абонент номерына акча күчерүне сораган. Хатын-кыз мобиль кушымта аша каракка 56 мең сум күчергән. Шуннан соң сатучы телефонын сүндереп куя, ә аның социаль челтәрдәге сәхифәсе бетерелә. Хатын-кыз килеп чыккан хәл турында кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итте.
30-нчы ноябрьдә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Пермьда яшәүче 31 яшьлек шикләнелүчене тоткарлаган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте социаль челтәрләр кулланучыларын сатып алулар һәм акча күчерүләр вакытында игътибарлырак булырга чакыра. Товар өчен тулысынча яки өлешчә түләү таләбе булган белдерүләргә ышанырга кирәкми. Сатып алу процессында сатучы заказ ясау һәм товар өчен түләү белән ашыктыра башласа, товар сатудан төшереләчәк яки башка сатып алучыга сатылачак, дип ышандырса, килешергә ярамый. Сатучының игъланы һәм үз-үзен тотышы күрсәтелгән билгеләрнең берсенә булса да туры килсә, бу килешүне башкаруның кирәклеге турында уйлану өчен җитди сәбәп, дип ассызыклый хокук саклау органнары хезмәткәрләре.