Аферист үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникның банк счетларына 440 мең сум акча күчергән. Аферист күрсәтмәләре буенча, ул алдан акчаны алып куя, шуннан соң «куркынычсыз счетларга» күчерә.
25 нче майда Казанда яшәүче хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып, җинаять эше кузгатылуын һәм аның исеменнән кредитлар рәсмиләштергән кешеләрне эзләү алып барылуын хәбәр итә. Аферист банкка барып, акчаны алып, «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәклеген әйтә.
«Азино-2» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.