В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Авиатөзелеш» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүче сөйләвенчә, мессенджерларның берсендә ул косметиканы отышлы бәягә сату турында белдерү тапкан. Хатын-кыз кирәкле товарны сайлап алган һәм сатучыга өч мең сумнан артык акча күчергән.
Әмма сатучы элемтәгә чыкмый башлый, ә түләнгән товар сатып алучыга килеп җитми. Хатын-кыз ярдәм сорап «Авиатөзелеш» полиция бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итә.
РФ Җинаять Кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Аларга банк карталарыгыз һәм счетларыгызның мәгълүматларын җиткерергә, шулай ук билгесез счетларга акча күчерергә ярамый, дип искәрттеләр ведомствода.