Җинаятьчеләр зыян күрүчене аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуларына ышандыра.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь). ТР башкаласында яшәүче бер ханым мошенникларга ышанып, аларга 300 мең сум акча күчергән.
Зыян күрүченең телефонына таныш булмаган кешедән шалтырату килгән. Ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм әңгәмәдәшен билгесез зат аның картасы белән түләргә тели дип ышандыра.
Аннан соң казанлы белән куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре сөйләшә башлаган. Ул әңгәмәдәшенең исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуларын әйтә. Берничә сәгать эчендә зыян күрүче белән тагын берничә мошенник элемтәгә керә.
Нәтиҗәдә, җинаятьчеләр хатынны бурычларын түләү өчен кредит алырга күндергән. Зыян күрүче кредитка алынган 300 мең сумны таныш булмаган счетларга күчергән. Алдаганнарын аңлап, ТР башкаласында яшәүче ханым ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать иткән.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлеше «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.