Казанда яшәүче хатын, өстәмә хезмәт хакы алырга теләп, мошенникларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән
Акча эшләргә теләп, Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм ярты миллион сумнан артык акча югалта.

Зыян күрүче сүзләренчә, кушымталарның берсендә ул өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында хәбәр алган. Аңа алдакчылар җибәргән кунакханәләр исемлегенә лайклар куярга кирәк була. Моның өчен хатын-кыз хисабына зур булмаган бүләк алган.

Шуннан соң аферачылар аңа кунакханәләрне үз акчаларына броньларга тәкъдим иткәннәр. Шул ук вакытта акчаны мошенниклар хисабына күчерергә кирәк булган. Хатын берничә кредит алган һәм эшен дәвам иткән, ләкин табыш алудан туктаган. Зыян күрүче үз акчаларын чыгарырга карар кылган, ләкин менеджер аннан 300 мең сум күләмендә комиссия түләвен сораган. Шуннан соң ул мошенниклар белән аралашканын аңлаган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Полициядә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Идарә тармагында шуны искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Таныш булмаган кешеләргә банк карталарыгыз һәм хисапларыгыз турында мәгълүмат бирергә, билгесез реквизитларга акча күчерергә һәм шикле сылтамалар буенча күчәргә кирәкми.

2024-11-01T11:18:36+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.