Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2025, 13:03

Казанда яшәүче хатын-кыз песи сатып алам дип 20 мең сумнан мәхрүм калган

Зыян күрүче белдерүне интернетта тапкан

Казанда яшәүче бер хатын-кыз токымлы песи баласы сатып алам дип алдакчылар тозагына эләгә. Зыян суммасы 20 мең сумнан артып китә.

33 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, песи баласы сатып алырга теләп, ул интернетта игъланнар эзли башлый һәм үзенә туры килә торган белдерү тапканнан соң, сатучыга язып җибәрә. Шуннан алучы һәм сатучы мессенджер аша аралаша башлый, алар түләү һәм китерү шартлары турында сөйләшәләр.

Язышу барышында явыз ниятле зат хатын-кызны, йорт хайваны өчен шул мизгелдә үк 20 мең сум күчерергә, алып килгән өчен 4 мең сумга түләргә күндерә. Зыян күрүче кирәкле сумманы күчерә, әмма аңа песи баласы алып килүче булмый. Шуннан соң сатучы дигән зат барлык язмаларны юкка чыгара һәм элемтәгә чыгудан туктый.

Үзен алдаганнарын аңлап, Казанда яшәүче хатын-кыз шәһәр полициясенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Әлеге факт нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе шәһәр халкын, интернетта сатып алу белән шөгыльләнгәндә, уяу булырга чакыра.

Алдарак Казанда яшәүче хатын-кызның, дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына зыян килгәннән соң, акчаларын саклап калырга теләп, алдакчылар счетына ярты миллион сумга якын акчасын күчерүе турында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар