В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явыз ниятле затлар хатын-кызны биремнәрне үтәү өчен шәхси акчаларын кулланырга күндергән
Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз интернетта акча эшләү турындагы хәбәрләргә ышанып, 1,5 миллион сумга якын акчасын югалткан.
Полиция мәгълүматлары буенча, 33 яшьлек хатын-кызга маркетплейсларның берсендә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында хәбәр юллыйлар. Ул күрсәтелгән номер буенча яза һәм аның белән менеджер элемтәгә керә. Билгесез затлар зыян күрүчегә биремнәрне үтәү өчен үз акчаларыңны кертергә кирәк, дип аңлата. Эш өчен тотылган акчалар соңрак бонуслар буларак кире кайтачак дип вәгъдә итә алар.
Казанда яшәүче әлеге хатын-кыз озак уйлап тормый эшкә керешә һәм аз гына табыш алып, берничә биремне үти. Тиздән ханымның акчалары җитәрлек булмавы ачыклана – биремнәрне үтәү өчен ул кредит рәсмиләштерә.
Нәтиҗәдә, ике атна эчендә зыян күрүче билгесез номерларга якынча 1,5 миллион сум күләмендә акча күчерә. Куратор элемтәгә чыгудан туктагач, ул алдакчылар белән хат алышуын аңлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Алдакчылар корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм билгесез счетларга акча күчермәскә кирәк.
Алдарак Казанда яшәүче 77 яшьлек хатын-кызның, фатирыннан һәм 2 миллион сум акчасыннан мәхрүм калып, алдакчылар корбаны булуы хакында хәбәр ителгән иде. «Мәскәү» полиция бүлегендә алдау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.