В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Пенсия төре һәм күләме (детализация белән) һәм социаль түләүләр турындагы белешмәне Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Шәхси кабинет» аша дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Белешмә Россия Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең квалификацияле электрон култамгасы белән таныкланачак. Әгәр гражданинның дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаса, белешмә алу өчен ул күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, Пенсия фонды башкара торган түләүләр (пенсия, айлык акчалата түләүләр, тәрбияләү буенча компенсация түләүләре) турында мәгълүмат таләп ителгән оешмаларга кирәкле мәгълүматны ведомствоара электрон багланыш каналлары буенча мөстәкыйль рәвештә соратып алалар.
Хәзер гражданнарга халыкка социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга белешмәләр бирү өчен Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә.
Тулырак мәгълүматны +7(800) 600-00-00 контакт-үзәк телефоны буенча алырга мөмкин.