Рәсмиләштергәндә адресатны күрсәтергә һәм котлау текстын өстәргә кирәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 8, 9 һәм 10-нчы май көннәрендә Татарстан халкы Җиңү көненә бушлай котлау тәбрикләмәсе җибәрә алачак.
Тәбрикләмәне җибәрү өчен сайтка күчәргә кирәк. Рәсмиләштергәндә адресатны күрсәтү һәм үз текстыңны өстәү зарур. Тәбрикләмә күрсәтелгән адрес буенча җибәреләчәк, ә хат ташучы аның кәгазь версиясен почта тартмасына салачак. Һәр тәбрикләмәгә трек-номер бирелә. Аның юлын Россия почтасының рәсми сайтында www.pochta.ru яки мобиль кушымтада күзәтергә мөмкин.
Махсус акция почта хезмәтенең Бөек Ватан сугышы чорындагы эшенә багышланган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.