В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Территорияне алмагачлар, миләш һәм каеннар белән бизәячәкләр
Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, «Казанның тәрәзә йөзлекләре» скверында агачлар утыртачаклар. Чарада теләгән һәркем катнаша ала.
Волонтерлар алмагачлар, миләш һәм каеннар утыртачак. Катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә «Том Сойер Фест» хәрәкәте матбугат хезмәте.
Акция 12:00 дә башлана. Барлык теләүчеләрне Груздев ур., 5 йорт адресы буенча урнашкан скверда көтәчәкләр.
Яшелләндерү территорияне төзекләндерүнең соңгы этабы булачак. Элек сквер урынында иске торак йортлар урнашкан булган, аларны 2000 елларда сүткәннәр, шуннан соң участок чүп үләне белән капланган. Узган ел «Том Сойер Фест» хәрәкәте волонтерлары Казанны үстерү институты белән берлектә территорияне төзекләндерү проектын эшләделәр һәм эшкә керештеләр. Активистлар куаклар урынында лекторийлы, ял итү зонасы һәм агач тәрәзә рамнары музее булган уңайлы сквер төзеделәр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел бакчада агач утыртуга мэр Илсур Метшин да кушылды. Чарада ул Волков урамындагы 80/21 нче йортның беренче катын волонтерлар штабына бушлай файдалануга тапшырды.
«Том Сойер Фест» – битараф булмаган шәһәр халкы көче белән тарихи мохит күренешен яңарту буенча ел саен үткәрелә торган фестиваль. Ел саен Казандагы эшләргә 200 дән артык кеше кушыла. Теләге булган һәркем волонтер була ала, моның өчен сылтама буенча гариза тутырырга кирәк.