В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар кабул итү 5 нче августка кадәр дәвам итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Мәсәлән, 113 дистанция үз эченә 1,93 км йөзү, 90 км велоэтап һәм 21,1 км йөгерүне ала.
Балалар өчен 300 м (өч яшьтән алты яшькә кадәр), 600 м (җиде яшьтән 10 яшькә кадәр) һәм 1 км (11 яшьтән 17 яшькә кадәр) кебек аерым стартлар әзерләнәчәк. Финишта һәр катнашучыга медаль биреләчәк.
Гаризаларны кабул итү 5 нче августка кадәр дәвам итәчәк, әмма кирәкле дистанцияне алдан сайларга киңәш ителә, чөнки слотлар лимиты чикләнгән, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел Казан триатлонына илнең 30 шәһәреннән һәм төбәгеннән спортчылар теркәлде, алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Коми, Новосибирск өлкәсе, Алтай крае бар иде. Оештыручылар балалар өчен йөгерү, йөзү, свимран һәм башка сынаулар үткәрде.