В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Команда уеннары иртәгә 14:30 һәм 16:30 сәгатьтә узачак
Фото: Денис Гордийко
«Җиңүгә юл!» уенында катнашучыларга билгеләнгән вакыт аралыгында тематик биремнәрне үтәргә кирәк булачак. Аларны 20 интерактив һәм логик локация көтә.
Шәһәрнең Совет районы администрациясендә хәбәр итүләренчә, катнашучылардан үзләре белән биремле QR-кодларны уку өчен интернетка чыгу мөмкинлеге булган телефон алу сорала.
Уен 1 сәгать 20 минут дәвам итәчәк. Һәр катнашучыга сувенирлар тапшырылачак, җиңүчеләр партнерлардан бүләкләр алачак. Бүләкләү тантанасы 18:45 сәгатькә планлаштырылган.
Уенда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү мөһим. Беренче команда җыены – 14:00 сәгатькә, икенчесенеке 16:00 сәгатькә билгеләнгән. Чара Совет урамы, 18 адресы буенча узачак.