В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – суүткәргечнең күчерелгән участогындагы эшләр
Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда бер тәүлек су булмаячак. Бу күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыруга бәйле.
15 август 9:00 сәгатьтән 16 август 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:
Б. Шаһиди ур., 9, 9а, 9в, 11;
Г. Исхакый ур., 8, 8а, 13, 15, 17/7;
Мәскәү ур., 36/5, 42 (4 нче корпус), 42 (5 нче корпус);
Т.Гыйззәт ур., 7/17, 7а, 10, 10 (1 нче корпус), 14, 16.
Сулы автоцистерналар урнаштыруга гаризаларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул итәләр, дип хәбәр иттеләр «Водоканал»МУПсендә.