Кайбер йортларда су басымы кимергә мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). 11-нче июньдә Казан Идел буе районының кайбер йортларында тәүлеккә диярлек су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу «Фучик» метро станциясе төзелеше зонасыннан чыгарылган суүткәргечләрне кисү белән бәйле.
Су бирү 11 июнь 9:00 сәгатьтән 12 июньдә 6:00 сәгатькә кадәр Сафиуллин урамы, 24, 26, 28, 30, 32, 32а, Ю.Фучик урамы, 34, 34 корпус 1, 34/1, 34/2, 34/3, 34/4, 38, 40 (78-нче номерлы мәктәп), 42, 42а, 44, 46а (379-нчы номерлы балалар бакчасы), 50, 50а, б адреслары буенча туктатылачак.
Шул ук вакытта Р.Зорге, 85, 87, 89, 91 (42-нче номерлы мәктәп), 93, 93а, 95 адреслары буенча өйләрдә су басымының кимүе мөмкин.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.