Мобиль пунктлар киләсе ял көннәрендә эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
Шимбә, 27 нче апрельдә, йорт хайваннарын 10:00 дән 12:00 гә кадәр Игумново поселогында Лагерь урамы, 10Д адресы буенча кабул итәчәкләр. 10:00 дән 15:00 гә кадәр мобиль пункт Краснооктябрьск торак массивында Центральная урамындагы 1 нче йорт янында эшләячәк. 14:00 дән 16:00 гә кадәр вакцинацияләү Залесный поселогында Пороховая урамы, 25 адресы буенча узачак.
Якшәмбе, 28 нче апрельдә, ветеринария табиблары 10:00 дән 12:00 гә кадәр Яңа Аракчино торак массивында Минусинск урамы, 1/2 адресы буенча урнашкан китапханә янында кизү торачак. Ә Займище поселогында йорт хайваннарына прививканы 14:00 дән 16:00 гә кадәр Займище тыкрыгы белән Береговая урамы киселешендә ясаячаклар.
Тулырак мәгълүматны +7(843)590-19-36, +7(843) 555-02-08 телефон номерлары буенча белергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.