В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
Фото: Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). 5-нче августта Казанда Совет районының Офицерлар һәм Вознесение бистәләрендә вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәчәкләр. Бу Кабушкин урамындагы суүткәргеч кисү эшләре белән бәйле.
5-нче август 9:00 сәгатьтән 6-нчы август 6:00 сәгатьткә кадәр су Җиңүнең 65 еллыгы, Әмәтхан , Аргамак, Армут тыкрыгы, Баланлык тыкрыгы, Бастион, Батырлык, Бахтизин, Боковой тыкрыгы, Вознесение, Гаилә тыкрыгы, Дивизия, Дивный тыкрыгы, Добротная, Дуслар, Дәртле, Жаворонковая, Загадочный тыкрыгы, Зарничная, Кабушкин, Иман, Иман тыкрыгы, Иркен, Кама, Кардәшлек, Кардәшлек тыкрыгы, Карлыгач, Лавровый тыкрыгы, Миләшле, Назлы, Наратлык тыкрыгы, Нардуган, Связная, Снайпер, Ташлык тыкрыгы, Тружеников тыкрыгы, Туманная, Чебаксинск, Черемуховая, Шмелиная, Әкият тыкрыгы, Якташлар, Ялан тыкрыгы адреслары буенча булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.