Планлы төзекләндерү эшләре Вахитов, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарында башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Иртәгә, 22 мартта, Вахитов, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Бу электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Пугачев ур., 45, Латыпов ур., 58, шулай ук Товарищеская ур., 27, 31а адреслары буенча урнашкан административ биналарда.
Яңа Савин районында 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Әмирхан пр., 21, Четаев ур., 25, 27, 27а, Ямашев пр., 65а (411-нче балалар бакчасы).
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Р.Зорге ур., 42, 48 номерлы йортларында яшәүчеләр утсыз калачак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Константиновка бистәсенең Школьная урамында, Колсәет бистәсендә, Царицыно бистәсенең Читекләр урамында ут булмаячак, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ААҖ.
Ут сүнүнең тулы графигы KZN.RU Казан җирле үзидарә органнарының рәсми порталының баш битендә “Графиклар һәм планнар” бүлегендә бастырылган.