Бу суүткәргеч тоташтыру эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). 25 нче гыйнварның 23:00 сәгатеннән 27 нче гыйнварның 9:00 сәгатенә кадәр Казанның Мәскәү районында су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Бу Восстание урамындагы суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Восстание ур., 82а, 82б, 84, 86а, 87а, 87а, 88, 89, 89, 90а, 90б, 91, 92а, 92а, 93а, 98, 99а (балалар йорты), 100 (барлык корпуслар), 102, 102а, в, г, е, 102 корп.1, 102а корп.1; 104, 104а, г, к, 106, 108, 108а, б, 110, 111, 112, 112а, б, в, 117, 119 (кунакханә), 121;
Окольная ур., 17а, б, в, 17в корп.2 (балалар бакчасы);
Ш.Усманов ур., 37, 37а (балалар бакчасы).
Шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарының кайбер йортларында су басымы кимиячәк. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Казанлылардан алдан ук су запаслары туплау куюны сорыйлар. Автоцистерналар халыктан килгән заявкалар буенча чыгачак, аларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП.