В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә бик арматурасын алыштыру эшләре башкарылуга бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). 27-нче апрельдә Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларында тәүлеккә су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу Гагарин урамы белән Восход һәм Ә.Кәримов урамнары киселешендә, шулай ук Гагарин урамы, 103 йортта урнашкан суүткәргеч челтәрләрендә бик арматурасын алыштыру белән бәйле.
27-нче апрель 9:00 сәгатьтән 28-нче апрель 9:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Ә. Кәримов урамы, 62, 66, 66а, 69/32, 71, 71а, 73;
Академик Королев урамының 21-нче номерлы йортыннан 39/34 номерлы йортына кадәр йортларның так номерлары;
Восстание ур., 48а, 50, 54;
Восход ур., 20, 22, 24/105, 29 (99-нчы номерлы мәктәп), 30, 32, 32а, 32б, 34/39;
Гагарин ур., 93/191, 95 (7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе), 97, 99, 101, 101а (75-нче номерлы гимназия), 103, 105/24, 107;
Декабристлар ур., 187а, 189, 189, 189/1, 191/93, 193, 195/26Б, 197, 199, 201/21;
Мөхәммәдьяров урамы, 23, 23а, 25, 25а, 36, 38, 38а, 42, 42а.
Җирле халык гаризалары буенча су белән автоцистерналар алып килү оештырылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)231-62-60.