Торак массивларда гаризалар район администрацияләрендә кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында су басулар турында «Ачык Казан» системасына хәбәр итә ала. Заявкалар сайтта 063 номерлары (стационар телефоннан), +7(843)236-41-23 номерлары буенча кабул ителә.
Ишегалды территорияләрен су басу турында казанлылар идарәче компаниягә яки милекчеләре ширкәтенә хәбәр итә ала, торак массивларда гаризалар район администрацияләрендә телефон аша кабул ителә:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)519-34-00, +7(843)555-07-96;
Совет районы: +7(843)272-01-05;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)264-30-96 (тәүлек буе), +7(843)277-02-10 (көнлек).
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)557-76-10.
Автомобиль юлларын су басканда эксплуатацияләү оешмасының дежур хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)555-07-96. Яңгыр канализациясе челтәрләренең төзек булмау очрагында – Тышкы төзекләндерү комитетына +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83 телефоннары буенча.
Исегезгә төшерәбез, Казанда язгы ташуга әзерлек бара. Алдагы көндә су басуга каршы чаралар барышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты.