Марина Патяшина гражданнарны 6 нчы октябрьдә кабул итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе, республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина шәһәр халкының сорауларына җавап бирәчәк.
Гражданнарны кабул итү 6 нчы октябрьдә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 12/20 адресы буенча РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә узачак.
Кабул итүгә +7(843)238-18-32 телефоны буенча 5 нче октябрьгә кадәр алдан язылу сорала.