В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия хезмәте 5 декабрьдә 10:00–14:00 вакыт аралыгында эшләячәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласында 5 декабрь көнне инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эше оештырыла. Бу көнне мөрәҗәгатьләр 10:00–14:00 вакыт аралыгында кабул ителә.
Шәһәр халкы белгечләргә инвалидлык документларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә, тернәкләндерү буенча техник чаралар белән тәэмин итүгә, шулай ук медицина ярдәме күрсәтүнең катлаулы очракларына һәм аның сыйфатына, социаль ташлама һәм түләү алу мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бирә алачак.
Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре һәм башкалар консультация бирәчәк.
+7(843)236-00-71 телефон номерына шалтыратып, +7(960)-49-68-14 номерына мессенджерда хәбәр юллап бушлай консультация алырга була.