Традицион акция 7 нче мартта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). 7 нче мартта казанлылар һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның барлык филиалларына бушлай керә алалар.
Алар арасында Габдулла Тукай әдәби музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее, В.Ленин музее, Муса Җәлил музей-фатиры, Каюм Насыйри музее, Е.А.Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее бар.
Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.