Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2024, 09:56

Казанлылар шәһәр паркларындагы җәмәгать бакчаларында чәчәкләр һәм яшелчәләр утырта алачак

Вакытлыча түтәл хуҗасы булу өчен гариза тутырырга кирәк

Фото: Денис Гордийко

Казанның ике паркында киләсе ял көннәрендә җәмәгать бакчалары ачыла. Алардагы түтәлләрдә һәм теплицаларда шәһәр халкы чәчәкләр, яшелчәләр яки җиләкләр утырта, ә сезон ахырында уңыш җыя алачак.

Салават Күпере торак районы паркындагы бакча 18 нче майда 11:00 сәгатьтә  ачыла, анда яшәүчеләргә ике ябык теплица һәм дүрт түтәл тәкъдим ителә. Аларның вакытлыча хуҗалары булу өчен гариза тутырырга кирәк. Оештыручылар тарафыннан сайлап алынган 20 кеше проектта катнашачак.

Горки-Әмәт урманындагы җәмәгать бакчасы быел җиденче сезонын каршылый. Әлеге мәйданчыкта бакчачылык белән 30 кеше шөгыльләнә алачак. Теркәлү сылтама буенча ачык. Бакчачылык сезонына 19 нчы майда 12:00 сәгатьтә старт бирелә.

Проектта катнашу өчен урыннар саны чикле. Гаризалар 17 нче майның 12:00 сәгатенә кадәр кабул ителә. Түтәлләрне җәй буе карап, тәрбияләп торырлык булсагыз гына теркәлергә кирәк.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе гариза бирүчеләргә бакчаларны ачу чарасына килергә һәм башка бакчачылар белән танышырга киңәш итә. Очрашуда алар теплицаларны тәртипкә китерәчәк, туфрак әзерләячәк, үсентеләр яки орлыклар утыртачак.

Барлык яңалыклар

Казанлылар шәһәр паркларындагы җәмәгать бакчаларында чәчәкләр һәм яшелчәләр утырта алачак

Фото: Денис Гордийко

Казанның ике паркында киләсе ял көннәрендә җәмәгать бакчалары ачыла. Алардагы түтәлләрдә һәм теплицаларда шәһәр халкы чәчәкләр, яшелчәләр яки җиләкләр утырта, ә сезон ахырында уңыш җыя алачак.

Тема буенча материаллар:

Рукола, җир җиләге, төче торма һәм күкбаш: казанлылар җәмәгать бакчасында ниләр үстерә?