В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобильләр Горький исемендәге паркта һәм Бауман урамында эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
4 нче майда тест-мобиль Горький паркында, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында эшләячәк, 5 нче майда – Бауман урамындагы сәгать янында. Акцияләр 15:00 дән 19:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм Президент грантлары фонды акчасына «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Мартта ТР башкаласында 10 чара оештырылды. ВИЧ-инфекциягә 277 кеше тест узган: 137 ир-ат һәм 140 хатын-кыз.