«ТКХП» идарәче компаниясенең акциясе төгәлләнергә өч көн калды
«ТКХП» идарәче компаниясенең акциясе башланганнан алып, Казан халкы эшкәртүгә 1,1 мең кубометрдан артык автомобильнең иске покрышкаларын тапшырган. Чимал җыю тагын өч көн дәвам итә. Аннан соң аны «Татнефть» ГАҖенә тапшырачаклар һәм барлыкка килгән резин валчыктан балалар мәйданчыклары өчен түшәмә әзерләячәкләр, дип хәбәр иттеләр «ТКХП» идарәче компаниясендә.
17 октябрьдән шәһәрдә 11 бункер ачылган. Аларда җиңел автомобильләрнең генә покрышкаларын калдырырга мөмкин.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
o Академик Лаврентьев ур., 8
Фатыйх Әмирхан ур., 48, 101в
Адоратский ур., 76б
· Киров һәм Мәскәү районнары
o Клара Цеткин ур., 8б
Васильченко ур., 6
· Идел буе һәм Вахитов районнары
o Авангард ур., 88а
Техника ур., 118
Учительская ур., 2
· Совет районы
o Себер тракты, 61
Родина ур., 49/3
Исегезгә төшерәбез, узган кышкы сезонда 340 тонна икенчел чимал җыюга ирешелде. Покрышкалардан балалар мәйданчыкларына түшәр өчен резин валчык эшләделәр.