Акциядә 200 гә якын кеше катнашкан
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Акциядә катнашучылар 80 литрдан артык кан бирде, дип хәбәр итте «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.
Катнашучылар өчен шулай ук Илкүләм донор көненә багышланган концерт һәм сувенирлар әзерләнгән.
Акция DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә алынган ТР рәисе гранты ярдәме белән «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы һәм «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» иреклеләр үзәге тарафыннан оештырылган.