Акция 25-нче октябрьдә узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Беренче акция сентябрь ахырында узды, җыелган барлык әйберләр Татарстан районнарына хәйрия складларына тапшырылды. Бу юлы әйберләрне җыю Мордовия гаиләләре өчен оештырыла.
Акция Карбышев урамы, 50 адресы буенча 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (2-нче кат, «Мөмкинлекләр галәме» балалар клубы) узачак.
Бу көнне балалар һәм өлкәннәр өчен яхшы халәттәге, чиста, тапларсыз, тишексез, ремонт таләп итми торган әйберләрне, балалар аяк киемнәрен кабул итәчәкләр. Халык шулай ук озак саклана торган сезонлы яшелчәләр - бәрәңге, суган, кишер алып килә ала. Моннан тыш, подгузниклар һәм гигиена чаралары (сабын, шампунь) кабул ителәчәк, дип билгелиләр оештыручылар.
«Доброжитель» - ул «Балаларга» и «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия оешмаларының уртак проекты.