В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 1 нче ноябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). Казан «Тарихи диктант» бөтенроссия проектына кушылачак. Башкалада яшәүчеләр үз белемнәрен 1 нче ноябрьдә шәһәр мәйданчыкларының берсендә, шулай ук онлайн тикшерә алачак.
Диктантны проект сайтында алдан теркәлү буенча теләгән һәркем яза ала. Белемнәрне офлайн тикшерергә теләүчеләр өчен Казан федераль университетында Сул як
Болак ур., 44 адресы буенча мәйданчык ачылачак. Өстәмә мәгълүматны +7(967)463-77-67 телефоны аша белергә була.
Тарихи диктант «Тарих волонтерлары» хәрәкәте тарафыннан оештырылган. Проект тарихи белемнәрне популярлаштыру һәм саклау, шулай ук ватан тарихына карата кызыксынуны арттыру өчен тормышка ашырыла. Акциянең фәнни партнерлары – Казан федераль университеты һәм Россия тарихи җәмгыяте, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.