Диктант онлайн-форматта үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
Диктант сылтама буенча урнаштырылган. Аның биремнәре тест рәвешендә төзелгән, ул диспансерлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына 33 сорауны үз эченә ала. Диктантта катнашучыларның барысы да үз сәламәтлекләрен һәм якыннарының сәламәтлеген ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат белән бүләк алачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, диктант Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт бул!» бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә.