В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 10 нчы августка кадәр кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
Чемпионатта профильле компанияләрнең хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен ярышлар 30 компетенция буенча узачак. Алар арасында «Машина белән укыту һәм зур мәгълүматлар», «Оча торган робототехника», «Веб-технологияләр», «Компьютер уеннары өчен 3D-модельләштерү», «Бизнес өчен программа чишелешләре» һәм башкалар бар. 49 яшькә кадәрге катнашучылар өчен ярышларның икенче өлеше FutureSkills блогы компетенцияләре буенча узачак, аларга «Сити-фермерлык», «Нейроинтерфейсларны проектлау», «Цифрлы модельер», «Квант технологияләре» һәм башкалар керә.
Конкурсантларны Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгының эксперт төркеме бәяләячәк. Аңа мәгариф системасының 300 дән артык вәкиле, эш бирүче компанияләр һәм ИТ-предприятиеләр керә, алар шул исәптән икътисадның агымдагы ихтыяҗлары буенча биремнәр дә эшлиләр.
Гаризаны 10 нчы августка кадәр тапшырырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат һәм анкетаны тутыру өчен инструкция сылтама буенча урнаштырылган.
Ярышларда катнашучылар һәм кунаклар экскурсияләр, һөнәри юнәлеш бирүче интерактив стендлар һәм Try a Skill форматындагы һөнәр белән танышу зоналарында була алачаклар, дип хәбәр иттеләр ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгендә.
Узган ел чемпионатта илнең 29 регионыннан 300 гә якын кеше катнашты. «Нәкъ менә шундый чараларда балалар осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, технологик суверенитетка һәм икътисади куркынычсызлыкка ирешүгә дә өлеш кертә алалар, дәүләт һәм бизнес өчен бөтенләй уникаль карарлар тудыра», – дип билгеләп үтте РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен чемпионат гамәли файдага ия, чөнки анда катнашучылар яңа карарлар эшли һәм тәкъдим итә, ә иң мөһиме яңа заказчылар һәм эш бирүчеләр табу мөмкинлеге бар.
Чемпионат РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, ТР Хөкүмәте, шулай ук Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы ярдәмендә узачак.