В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала июнь башында дөньяга килде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Казан халкы зооботаника бакчадасында яңарак кына яши башлаучы Бразза мартышкасы өчен исем вариантлары тәкъдим итә ала. Муфаса кушаматлы ана маймыл һәм Игорь атлы ата маймылның баласы 4 нче июньдә туган. Өч айга якын әнисе аны күкрәк астында йөртеп, чит күзләрдән саклаган. Күптән түгел генә зооботаника бакчасы хезмәткәрләре баланың җенесен белгән – ул ата.
Сабый әти-әнисе һәм Бразза мартышкаларының башка вәкилләре – Тало һәм Алешенька белән вольерда яши, дип хәбәр итә зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.
Бразза мартышкасы өчен исем вариантларын теләгән һәркем тәкъдим итә ала. Моның өчен зооботаника бакчасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram-каналдагы бергәлегендә пост астында комментарий калдырырга кирәк. Мартышкага исемне тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан Казан зооботаника бакчасының «Экзотариум» бүлеге хезмәткәрләре сайлап алачак. Бразза мартышкасы баласы өчен сайланган исем 17 нче октябрьдә билгеле булачак.
Искәртеп узабыз, быел җәй казанлылар зоопаркның башка вәкилләре – ерак көнчыгыш урман песие һәм Африка антилопасы личи өчен дә исем сайлаган иде. Нәтиҗәдә, мәчене – Тихон, ә антилопаны Чили дип атадылар.