Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2022, 13:16

Казанлылар зооботаника бакчасындагы Ерак Көнчыгыш урман мәчесе өчен исем тәкъдим итә ала

Бер яшьлек ата мәче Новосибирск зоопаркыннан май аенда алып кайтылды.

Фото: Казан Зооботаника бакчасы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). Казанлылар Ерак Көнчыгыш урман мәчесе исеме өчен үз вариантларын тәкъдим итә ала. Яңа җәнлек зооботаника бакчасының тарихи территориясендә бу елның маенда барлыкка килде – аны Новосибирск зоопаркыннан алып кайтканнар.

Казанда бер яшьлек ата мәче вольерга тиз җайлашты һәм яраткан урынын да булдырды – агач ботагын үз итте. Анда урман мәчесе рәхәтләнеп йоклый, зооботаника бакчасына килүчеләр артыннан яратып күзәтә, дип хәбәр иттеләр зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.

Барлык теләүчеләр дә мәчесыманнар гаиләсе вәкиленә исем кушуда катнаша ала. Моның өчен «Вконтакте» социаль челтәрендәге зооботаника бакчасы берләшмәсендәге пост астында үз вариантыгызны калдырырга кирәк. Исемгә карата таләпләрнең берсе – «р» хәрефенең булмавы. Ахыргы вариантны Казан зооботаника бакчасының «Ерткычлар» бүлеге хезмәткәрләре сайлаячак.

Ерак Көнчыгыш урман мәчесе (Prionailurus bengalensis euptilurus) күбрәк караңгы вакытта яшәү рәвеше алып бара. Хайванның озын, тыгыз һәм мускуллы гәүдәсе, көчле тешләре, озын мыеклары, түгәрәкләнгән колаклары; ә борынында йонсыз киң полосасы бар. Озынлыкка хайван 90 см га кадәр җитәргә мөмкин.

Барлык яңалыклар