Ике мәйданчыкта да концерт программалары планлаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Диана Жиленкова). Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Яңа елны ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге һәм «Черек күл» паркында каршы ала алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Ике мәйданчыкта да яңа ел төнендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның традицион бәйрәм котлаулары белән үреләчәк концерт программалары планлаштырылган. «Казан» гаилә үзәге каршындагы бәйрәм программасы – иртәнге 2 гә кадәр, «Черек күл»дә иртәнге 3 кә кадәр дәвам итәчәк.
Казан районнарындагы чыршы шәһәрчекләре Яңа ел төнендә иртәнге 3 кә кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Касә янында 35 метрлы үзәк шәһәр чыршысы бүген кич ачылачак. Концерт программасының хедлайнерлары – «Болгар кызлары», Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова.
«Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында бәйрәм сәүдә рәтләре дә оештырылачак. Павильоннарны шәһәр символикасы һәм иллюминациясе белән бизәячәкләр.