В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкалар Мирный поселогының каенлыгына кадәр йөриячәк
Фото: Денис Гордийко
Казан станциясеннән электричкалар 6:35, 7:27, 9:20, 12:25, 14:50, 16:45, 18:10 һәм 19:45 сәгатьләрдә китәчәк. Кире юнәлештә Березовая роща станциясеннән 6:54, 7:46, 8:55, 11:47, 14:02, 17:04, 17:42, 19:11 һәм 20:47 сәгатьләрдә кузгалачак.
Юлда пассажирлар 12 минут үткәрәчәк. Бер якка йөрү бәясе 32 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Электричкалар Казан – Аэропорт – Казан маршрутында йөри, 17 электропоезд җәлеп ителгән. Алар Вахитово, Березовая роща, Комбинат, Южный парк, Юбилей һәм Столбище станцияләрендә тукталалар.
Быел ТР башкаласында традицион рәвештә Сабантуй өч мәйданчыкта узачак. Үзәк мәйдан Идел буе районының Мирный бистәсендәге Каенлыкта булачак – кунакларны республиканың 11 районыннан иҗади программа һәм төрле мастер-класслар көтә. Шулай ук Сабантуй Совет районының Дәрвишләр бистәсенең каенлыгында һәм Киров районының Аккош күле урман паркы территориясендә узачак.