В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада барлык муниципаль берәмлекләрдә 105 мәйданчык оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь, Алена Мирошниченко). 1-нче ноябрьдә Татарстан һәм аның башкаласы «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясенә кушылачак. Быел Казанда бу проектта 13 мәйданчыкның берсендә, шулай ук диктант сайтында онлайн-форматта катнашырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр итте.
Диктантта, яшенә, белеменә, социаль статусына, диненә һәм гражданлыгына карамастан, рус телен белүче һәр Россия һәм чит ил кешесе катнаша ала. Аларга 45 минут эчендә тестның 30 соравына җавап бирергә тәкъдим ителә, шуларның 20-се – гомумфедераль, 10-сы – төбәккә карый. Татарстанда 10 сорау республика этнографиясенә кагылачак. КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы өлкән укытучысы Илшат Мөхәммәтзарипов аңлатканча, беренче чиратта, сораулар төрки, славян һәм фин – угор халык төркемнәренә кагылачак.
«Диктантның мөһим максаты - башка халыкларның мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру. Кешенең нинди дә булса мәсьәлә белән очрашканнан соң, тема белән кызыксынып, аны киләчәктә дә, өйдә мөстәкыйль өйрәнүен дәвам итәрлек итеп эшләү мөһим иде. Күп кенә сорауларга җавап бирү өчен, башка этник төркем вәкилләре белән аралашу тәҗрибәсен искә алырга, уйларга кирәк булачак. Гомумән алганда, биремнәр кешеләр көнкүрештә еш очрый торган темаларга – кием-салым, туклану, торак элементлары, музыка кораллары, бәйрәмнәр кебек темаларга кагылачак», - дип сөйләде Илшат Мөхәммәтзарипов.
Акция Татарстанда дүртенче тапкыр үткәрелә. Ул халыкта һәрчак зур кызыксыну уята. «Әгәр 2018 елда без республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 40 мәйданчык оештырсак, быел барлык 45 муниципаль берәмлектә - 105 мәйданчык. Моннан тыш, Татарстан һәрвакыт диктант язуда югары нәтиҗә күрсәтте. Соңгы өч ел дәвамында без ил буенча лидерлар өчлегенә керәбез», – дип ассызыклады ТР мәдәният министры урынбасары. Казанда акция 13 мәйданчыкта узачак.
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы советы рәисе Тимур Кадыйров журналистларга сөйләгәнчә, республика мәйданчыклары нигездә мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә, музейларда урнашачак. Алар шулай ук Халыклар дуслыгы йортында, мәдәният йортларында һәм тимер юл вокзалында оештырылачак. «Быел Россия тимер юллары компаниясе әлеге акцияне илнең кайбер шәһәрләренең вокзал яны мәйданчыкларында үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу Казанга да кагылачак, биредә өстәлләр, урындыклар куелачак. Әмма, әлбәттә, бу мәйданчыкта катнашучылар саны буенча чикләүләр булачак», - диде ул.
Акция 1-нче ноябрь 11.00 сәгатьтә Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә старт ала. Проектның рәсми сайтында уңайлы мәйданчыкны табу яки читтән торып диктантка кушылу мөмкинлеге бар. Дөрес җаваплар биредә үк 10-нчы ноябрьдә урнаштырылачак, һәм теләгән һәркем үз белемнәрен мөстәкыйль рәвештә тикшерә алачак. 12-нче декабрьдә рәсми нәтиҗәләр эленәчәк.