В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр утын өзү Вахитов һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларга кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Иртәгә, 24-нче октябрьдә, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда яшәүчеләр вакытлыча утсыз калачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут Вахитов районының Мәскәү ур., 57 һәм Татарстан ур., 16 йортларында булмаячак.
Идел буе районында электр утын 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча сүндерергә планлаштыралар: Карбышев ур., 61, 63/1, 63/2, Академик Парин ур., 6, 18, 20а (31-нче номерлы балалар бакчасы). Шулай ук Отар бистәсенең 2 нче Отар, 4 нче Отар, 5 нче Отар, 6 нчы Отар, Дорожная, Молдава, Аркылы-Отар, Идел буе, Придорожная урамнары буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр дә утсыз калачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.