Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2023, 14:33

Г.Тукай урамындагы 75 нче номерлы йортта яшәүчеләр: «Ишегалды, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрде»

«Безнең ишегалды» программасы буенча территориядә юл япмасы яңартылган, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган – эшләрне Илсур Метшин бәяләде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Диана Жиленкова). Казанның Вахитов районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Габдулла Тукай урамындагы 75 нче йорт янындагы ишегалды территориясен төзекләндерделәр. 2,7 мең кв.м мәйданда асфальт-бетон өслек җәелгән, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эш нәтиҗәләрен бәяләде. Аның кушуы буенча уен мәйданчыгында кыска вакыт эчендә балалар иминлеге өчен койма урнаштырачаклар – шәһәр башлыгына шундый үтенеч белән шәһәр халкы мөрәҗәгать итте.

2006 елда төзелгән җиде катлы йортта 105 фатир бар, анда 200 дән артык кеше яши. Традицион рәвештә алар белән 7,1 мең кв.м мәйданлы ишегалды территориясен төзекләндерү проектлары турында фикер алыштылар.

Эшләр тәмамлангач, ишегалдында уен комплекслары, таганнар, атынчыклар һәм комлыклар булган балалар мәйданчыгы барлыкка килгән. Спорт зонасында яшәүчеләр швед стенасында, турникларда, борысларда, прес өчен эскәмиядә шөгыльләнә яки баскетбол уйный ала. Моннан тыш, яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, 16 яктырткыч барлыкка килгән. Автомобильчеләр өчен 96 машина урыны каралган.

«Без шатланабыз, - дип Мэр белән тәэсирләре белән уртаклашты күчемсез милек хуҗалары ширкәте идарәсе рәисе Эльза Җәләлиева. - Ишегалды, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрде. Улым отпускка кайткан иде, матурлыктан тәнемә каз тәннәре чыкты диде. Без шат, бик озак көттек һәм көтеп җиткердек. Зур рәхмәт сезгә».

Илсур Метшин искә төшергәнчә, «Безнең ишегалды» программасын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башлап җибәрелгән.

«Биш ел элек, «Безнең ишегалды» программасына керешеп, беренче ишегалларын ремонтлаган чакта балалар өчен уен мәйданчыкларының сыйфаты бөтенләй башка иде. Ничек итеп эшләргә өйрәнделәр! Хәзер көнбатыш аналогларыннан бернәрсә белән дә ким түгел, – дип игътибар итте шәһәр башлыгы. - Ел саен без 100 мең казанлы өчен шартларны яхшыртабыз. Быел сез аларны беренче булып күрүчеләрдән».

Мэр белән очрашуда йортта яшәүче Радик Хөсәенов балаларның иминлеге мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләренчә, элек ишегалдында башка йортларда яшәүчеләрнең күп санлы автомобильләре торган, машиналарны балалар мәйданчыгы янында калдырганнар. Бу проблеманы шлагбаум урнаштыру ярдәмендә хәл итәргә мөмкин булган. Хәзер исә уен зонасы юл ягыннан коймаланмаган, шуңа күрә яшәүчеләр балаларның иминлеге өчен коймалар урнаштырырга тәкъдим итте.

Илсур Метшин инициативаны хуплады.

«Без моны кыска вакыт эчендә эшләргә вәгъдә бирәбез, район башлыгы мәсьәләне контрольгә алачак», - дип ышандырды ул.

Мэр белән бергә төзекләндерелгән ишегалдына шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов килде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 169 йортның ишегалды территорияләрен төзекләндерделәр, тагын 224 ендә эш дәвам итә. Калган 80 объектта инженерлык коммуникацияләрен алыштырырга әзерләнәләр. Программаның гомуми үтәлеше 76 % тәшкил итә.

Барлыгы 2023 ел программасына 473 күп фатирлы йорт кертелгән, асфальт-бетон өслекне ремонтлауның гомуми мәйданы 530 мең кв.м. Өч ел эчендә шәһәрдә гомуми мәйданы 2 млн кв.м артык булган 1356 йортның йорт яны территорияләре төзекләндерелгән.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Казанның Вахитов районындагы төзекләндерелгән ишегалдын карады
Видеорепортаж
08.08.2023 14:09
Илсур Метшин Казанның Вахитов районындагы төзекләндерелгән ишегалдын карады
Барлык яңалыклар