В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген кич һәм иртәгә көндез Казанда көчле җил исәргә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
8 нче майда Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава һәм яңгыр вәгъдә итә. Төнлә һава температурасы +4..+6 градусны тәшкил итәчәк, урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Көндез болытлы һава сакланачак, ә термометр баганалары +6..+8 градусны күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе, 9 нчы майда, республика аша салкын атмосфера фронты уза. Төнлә һава температурасы 0..+2 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән 0..-3 градус булачак. Көндез синоптиклар +4..+9 градус фаразлый, яңгыр һәм юеш кар явачак, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.
ТР Гидрометеоүзәктән алынган мәгълүматларга караганда, җомга көнне Татарстанда салкын һава торышы саклана. Төнлә термометр баганалары – 0..-3 градусны, ә көндез +4..+9 градусны күрсәтәчәк. Шимбә көнне бераз яңгыр көтелә, көндез һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак.