В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле
Бу атнада Татарстан башкаласында яшәүчеләрне өстәмә ял көннәре көтә. Шәһәрлеләр 8 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Бу Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 9 май – эш көне түгел. Быел 23 февральнең ял көне якшәмбедән 8 майга күчерелде. Шулай итеп, казанлылар дүрт көн – 8 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк.
РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, 7 майда эш көне яисә сменаның бер сәгатькә кыскаруы турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны уздыру чорында җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары вакытлыча үзгәрәчәк.